Татарча
Sorah Quraish

Verses Number 4

لِإِيلافِ قُرَيْشٍSorah Quraish Verse Number 1
Кураеш кабиләсенең өлфәтләнүенә ґәҗәбләнегез.
إِيلافِهِمْ رِحْلَةَ الشِّتَاءِ وَالصَّيْفِSorah Quraish Verse Number 2
Аларның җәй һәм кыш көннәрендә сәүдә белән сәфәрдә йөрүләрендә өлфәтләнүләренә ґәҗәбләнегез! (Кураеш җәй бер мәртәбә, кыш бер мәртәбә Шамга йә Йәмәнгә сәфәр итәләр иде, сәфәрләре Аллаһ ярдәме илә уңышлы булып Мәккә халкын ризык белән тәэмин итеп торалар иде).
فَلْيَعْبُدُوا رَبَّ هَذَا الْبَيْتِSorah Quraish Verse Number 3
Алар иман китереп ошбу Кәгъбәнең Раббысы булган Аллаһга гыйбадәт кылсыннар һәм Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итсеннәр.
الَّذِي أَطْعَمَهُم مِّن جُوعٍ وَآمَنَهُم مِّنْ خَوْفٍSorah Quraish Verse Number 4
Ул – Аллаһ аларны ачлыктан коткарып тук кылды, һәм аларны һәртөрле куркынычлардан имин кылды.